Машинаны янәдән торгызып булмаячак.
13 август, кич көне, Яр Чаллы янында Hyundai автомобиле "Транспортник-3" бакчачылык ширкәтенә керү вакытында яна башлый.
Беренчел мәгълүматларга караганда, моторлы отсек кабынып киткән. Янгын тиз генә салонны колачлап алган, ләкин машина йөртүче машинадан йөгереп чыгып өлгергән һәм зыян күрмәгән. Ә менә автомобиль тулысынча янып беткән, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Нет комментариев