Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре «Кадрлар резервы» проектында катнашу өчен гариза бирә ала

Проектының төп бурычы – Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү.

Сайлап алу этабында катнашу өчен 2022 елның 30 гыйнварына кадәр http://rezervrt.ru проект сайтында гаризалар кабул ителә. 

 «Кадрлар резервы. Республика командасы» республика проектының төп бурычы – Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү.

Ул көндезге һәм дистанцион модульләрдән тора һәм яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең төп компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый мөмкинлек Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә бирелә.

Укулар өч төп юнәлеш буенча узачак:

«Игелек» командасы: иреклелек өлкәсендә менеджмент – гражданнарның иҗтимагый-файдалы эшчәнлеккә җәлеп ителү дәрәҗәсен күтәрү, татарстанлыларның ирекле эшчәнлектә катнашу ихтыяҗын формалаштыру һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;

«Патриот» командасы: патриотик проектларны тормышка ашыру – социаль әһәмиятле кыйммәтләрне, гражданлык һәм патриотизмны формалаштыруны һәм үстерүне тәэмин итә торган механизм булдыру;

«Берләшмә» командасы: комьюнити менеджмент өлкәсендә күнекмәләрне үстерү – идея, проблема яки продукт тирәсендә фикердәшләр бергәлеген формалаштыру, формалаштыру, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләү, яшьләр белән нәтиҗәле эшләү принципларына һәм механизмнарына өйрәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь белгеч