Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ятимнәре фатирлы булды

Прокуратура карары буенча 47 ятим балага фатир бирелде.

ТР прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, 2020-2021 елларда Чаллы прокуратурасы судка 58 иск җибәргән. Аларның 55е уңай хәл ителде, икесе - эш процессы вакытында җайланды, берсе әлегә карала гына. 
Галиев аңлатуынча, фатир алган 47 ятим Чаллыдан гына түгел, ә Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән. 

Сүз уңаеннан, ел башыннан Татарстан буенча 1035 ятим бала фатир алырга чиратта тора. Аларны фатир белән тәэмин итү өчен быел республика бюджетыннан 903,6 млн сум, федераль бюджеттан – 56 млн сум бүлеп бирергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы