Чаллы юлында берьюлы берничә машина бәрелеште
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлында берьюлы берничә машина бәрелеште

Авария нәтиҗәсендә зур бөке хасил булды.

Бүген Чаллыда берьюлы берничә машина катнашында юл һәлакәте булды.  Әпсәләмов проспектында фура һәм ике җиңел автомобиль бәрелеште. Авария нәтиҗәсендә зур бөке хасил булды. 

Бәхеткә, йөртүчеләр һәм пассажирлар арасында имгәнүчеләр юк. Җиңел машиналарның берсенең уң як крылосына җитди зыян килде, икенчесенең алгы бамперы, капоты җимерелде. Йөк машинасы артык зыян күрмәде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев