Шəhри Чаллы

Чаллы юлында җәнҗал булган

Юл читендәге кафега туктаган исрек егет электрикны кыйнаган.

51 яшьлек электрик эшләп йөргән җирдән, кафе ябык, эшләми, дисә дә исрек адәм аңа бәйләнә башлаган һәм сугышып киткәннәр. Бу хакта  тәртип саклаучыларга бу хәлне видеога төшереп бер кыз җибәргән.

Кич белән сәрхүш егет ике дусты белән бирегә электриктан үч алырга килгәннәр. Хәзер ул хастаханәдә ята.  Хокук саклаучылар хәзер бу эшне тикшерү белән мәшгульләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: