Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 12 июньнән шәһәр яны поездлары йөри башлаячак

Алнаши – Түбән Кама – Алнаши, Түбән Кама – Чаллы – Түбән Кама һәм Якты Күл – Чаллы – Якты Күл юнәлешендәге шәһәр яны поездлары 12 июньнән көн саен йөри башлаячак.

– Алнаши – Түбән Кама – Алнаши маршруты буенча рельс автобусы Алнаши тимер юл вокзалыннан 6:50 сәгатьтә кузгалачак һәм Түбән Камага 8:13 сәгатьтә барып җитәчәк.

Түбән Камадан поезд 17:14 сәгатьтә кузгалачак, Алнашига 20:55 сәгатьтә барып җитәчәк. Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.

Маршрутта 236км тукталыш пункты, Рус Сарсазы, Тойма, Максимково, Бондюг, Менделеевск, Тихоново, 198 км тукталыш пункты, Чаллы, Круглое Поле, Биклән станцияләрендә тукталышлар каралган.

– Түбән Кама – Чаллы – Түбән Кама маршруты буенча рельс автобусы Түбән Кама станциясеннән 9:03 сәгатьтә кузгалачак һәм Яр Чаллыга 10:09 сәгатьтә барып җитәчәк.

Поезд кире юлга Чаллы станциясеннән 15:42 сәгатьтә кузгалачак, Түбән Кама станциясенә 16:50 сәгатьтә барып җитәчәк.

Маршрутта Биклән һәм Круглое Поле станцияләрендә һәм тукталыш пунктларында тукталышлар каралган.

– Якты Күл – Чаллы – Якты Күл маршруты буенча шәһәр яны поезды Якты Күл станциясеннән 5:05 сәгатьтә кузгалачак, Чаллыга 6:38дә барып җитәчәк.

Чаллы станциясеннән кире юнәлештә поезд 16:37 сәгатьтә кузгалачак, Якты күлгә 18:16 сәгатьтә барып җитәчәк.

Маршрутта 124 км (Зәй ГРЭСЫ), Зәй, Иске Тәкмәк, Зичә, Түбән Лоҗы, Бигеш, Аулаш, Никашновка, Круглое Поле станцияләрендә тукталышлар каралган.

Рельс автобусына билетларны поездда билет кассирларында, шулай ук «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин. Федераль һәм региональ ташламаларның барлык төрләре дә гамәлдә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны түбәндә алырга мөмкин:

- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе);

- «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында;

- кассаларда мәгълүмат стендларында һәм тукталыш пунктларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев