Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 14 яшьлек малай суда батып үлгән

Шул тирәдә ял иткән ир-ат һәм хатын-кыз аңа ярдәм итәргә тырышып карый, ләкин алар баланы су астыннан таба алмый.

Чаллыда Элеватор тавы бистәсе янында Чулман елгасында 14 яшьлек малай суда баткан.

Экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына 15.22 сәгатьтә шул хакта хәбәр килә. Бишенче яртыда 6 нчы номерлы коткару отряды водолазлары яшүсмернең мәетен ярдан 15 метр читтә табып ала. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Су коену өчен җиһазландырылмаган бу ярга малай дусты белән килгән булган. Бер мизгелдә ул ярдәмгә чакыра башлый һәм су астына китә. Шул тирәдә ял иткән ир-ат һәм хатын-кыз аңа ярдәм итәргә тырышып карый, ләкин алар аны су астыннан таба алмый. Шуннан соң алар коткаручыларны чакыра.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, малай суда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү аркасында һәлак булган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Чаллының күзәтчелек ведомствосы яшүсмер вафат булу сәбәпле тикшерү уздыра. Фаҗига урынына шәһәр прокуроры урынбасары Айдар Сәлимуллин килгән. Прокуратура балигъ булмаган балаларның күзәтүчесез йөрүен кисәтү органнары эшенә бәя бирәчәк. 

Фото: slivkisineta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суда бату үлем