Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 18 меңнән артык кеше ревакцинация ясатты

Бүгенге көнде Чаллыда коронвирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын – 268 мең, икенчесен 214 меңнән артык кеше ясаткан. Моннан тыш, 18 меңнән артык кеше ревакцинация үткән. Бу эш зурлар шифаханәләрендә һәм махсус пунктларда дәвам итә. Атогигантта исә 3 701 кеше ревакцинация ясаткан.

Шушы көннәрдә Чаллыга балалар өчен «Спутник – М» вакцинасы кайтартылырга тиеш. «Ул да 12-17 яшьлек балаларга ике тапкыр ясала», – дип хәбәр итте сәламәтлек идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова. Вакцинаның икенче компонентын беренчесеннән соң 21 көн узгач кадатырга кирәк. Әлеге процедура ата-ана ризалыгы белән генә башкарыла. Татарстанга коронавирустан яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Белгечләр әйтүенчә, республикада 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 200 меңгә якын яшүсмергә вакцинация ясалырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек