Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Африка электригының йөрәген дәвалаганнар

Чаллыда табиблар безнең шәһәргә Суданнан килгән электрик Мохамед Аббасның йөрәгенә операция ясаганар.

Узган ел Африка кешесе хәлсезлек сизә башлый: йөкләнеш белән һәм көчәйтелгән йөрәк тибеше аңа яшәргә комачау итә. Махсус медицина тикшерүе узганнан соң, Мохамед Аббасның хәле тагын да начарланып китә. Тиз арада йөрәккә операция кирәк була.

Шулай итеп, ул Россиягә, дөресрәге, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә очарга карар кылган.
Чаллыда тикшерү узганнан соң, безнең табиблар Африка кешесенә диагноз куялар һәм митраль клапанны кисүгә ирешәләр. 
Хәзер чит ил кешесе үзен яхшы хис итә һәм ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасына рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев