Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авыруның корсагыннан 6 килограммлы шеш алганнар

Белгечләр әлеге катлаулы процедураны, калган эчке органнарга зыян килмәсен өчен, этаплап башкарган.

Чаллыда 2нче шәһәр хастаханәсе онкологлары 45 яшьлек хатын-кызның эченнән 6 кг-лы шеш алган. 

Авыру озак вакыт үзенең корсагы үсүен тазаруга сылтап, табибларга күренми йөргән. Хастаханәгә ул каты авыртулар һәм сидек юллары белән бәйле проблемалар барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать иткән.

УЗИ аның аналыгының алгы ягына беркеп үскән яман шеш барлыгын күрсәткән.  Шул сәбәпле табиблар операция барышында аның җенес органын да алырга мәҗбүр булган. Белгечләр әлеге катлаулы процедураны, калган эчке органнарга зыян килмәсен өчен, этаплап башкарган. Хәзер инде пациентның тормышына бернинди куркыныч та янамый.

Мондый күңелсезлекләргә тарымас өчен, табиблар даими рәвештә тикшерелеп торырга, диспансеризация үтәргә киңәш итә.

фото: Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынды 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев