Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

2022 елның узган 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте булган, 3 бала үлгән, 104се яраланган.

Татарстанда «Игътибар – балалар!» исемле профилактик чара старт ала

2022 елның 23 маеннан балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында «Игътибар – балалар!» исемле профилактик чара башланды.
Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге вакытта була. 2021 елның июнь-август айларында Татарстан Республикасында 153 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган (2021 елда барлыгы 15 бала үлгән) һәм 175 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 33,8 процентын тәшкил итә.

2022 елның узган 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте булган, 3 бала үлгән, 104се яраланган. Һәлакәтләрнең 28е Чаллы шәһәрендә теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 27се яраланган.
Әлеге проект кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе тарафыннан түбәндәге чаралар  оештырыла:

- балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү;
- машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар;
- яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру чаралары;
- балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр, алар барышында мондый фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк;
- юлларда балаларның үз-үзләрен куркынычсыз тотышы мәсьәләләре буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары;
- сәламәтләндерү лагерьларында балаларның юлларда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар.
«Игътибар – балалар!» профилактик чарасы 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Алинә Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар