Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилейларын билгеләп үтә

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Вәсига Сира кызы Нәбиуллина, Ольга Ивановна Шагарова, Минзыя Таһир улы Галимов юбилей белән котлауларны кабул итеп алдылар.

Вәсига Сира кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Башкортостан Республикасының Нөркәй авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Сугыштан соң һәм лаеклы ялга чыкканчы нефть идарәсендә машинист булып эшли. 2014 елда гаиләсе белән Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Вәсига Сира кызы биш бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Киров өлкәсе Опарино бистәсендә туган Ольга Ивановнага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. 1969 елда Кабарда-Балкар Республикасының Прохладный шәһәренә күчеп китә, анда тимер юлларда эшли. 1976 елда Ставрополь краеның Георгиевск шәһәренә күчеп китә, фабрикада эшли. 2015 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Ольга Ивановна биш бала тәрбияләп үстергән, бүген аны алты оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Лениногорск районы Сугышлы авылында туган Минзыя Таһир улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Сугыштан соң Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә тракторчы-экскаваторчы булып эшли. 1970 елда гаиләсе белән Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә, "КАМГЭС"та экскаваторчы булып эшли. 1980 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр "КАМАЗ" ААҖдә механик булып эшли. Минзыя Таһир улының кызы, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Котлауларга Үзәк районы хакимияте, «Паритет», «Электротехниклар» идарәче компанияләре вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисләре кушылды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар

2
X