Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-ат таганда атынучы баланы имгәтү турында хәбәрне прокуратура тикшерә

Полиция бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.

Чаллы ишегалларының берсендә ике кыз таган атына. Аннары балаларның олырагы таганнан сикереп төшә, утырып калган нәни кыз егыла. Моны күреп торган ир-атның ачуы чыга һәм ул сикереп төшкән кызны кабат таганга утырта. Аннары кисәк кенә таганны җибәрә һәм кыз баланың бите таган тактасына бәрелә.

Әлеге хәлне урамдагы күзәтү камерасы төшереп торган.

Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бу вакыйганы полиция тикшерә. Тикшерү эшләрен прокуратур контрольгә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига