Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь браконьер 100 мең сумлык кысла тоткан

Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә 20 яшьлек браконьер ике капчык кысла тота. Егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Браконьерны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы бүлеге хезмәткәрләре тоткан. Ул Минзәлә районының Воровский исемендәге совхоз бистәсе тирәсендә кысла тота торган җайланмалар куйган. Транспорт полиция хезмәткәрләре хокук бозучыдан ике капчык, ә аларда 499 кысла, асылмалы моторлы көймә һәм алты тозак алган.

Әлегә браконьер китергән зыян 114,7 мең сумга бәяләнгән. Җинаять эше су-биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе матбугат хезмәте. Әлеге эш буенча максималь җәза – ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев