Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда беренче тапкыр «Тылсымлы каләм» әдәби фестивале уздырылды

Чаллыда «Тылсымлы каләм» дип аталган беренче региональ әдәби фестиваль узды.

Анда 200 дән артык кеше үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте, шуларның 35е финалга чыкты. Җиңүчеләрне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә тәбрикләделәр. Алар өчен оста-класслар оештырылды.
Әдәби фестивальдә катнашучылар арасында өлкән сыйныф укучылары, студентлар, эшче яшьләр һәм өлкәннәр бар иде. Төрле яшьтә булуларына карамастан, аларның барысын да әдәбиятны ярату берләштерә.
Әдәби иҗат юлына беренче адымнарын ясаучыларны Казанның һәм Чаллының танылган каләм осталары бәяләде. Шуларның берсе — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, 20 шигырь җыентыгы авторы Рафис Корбан. «Әдәбиятыбызның киләчәге бар. Мин Казанга шундый хисләр белән кайтып китәм», — дип белдерде шагыйрь. «Тылсымлы каләм» бәйгесен киләсе елда да уздырырга ниятлиләр. Әлеге фестивальдә җиңүчеләрнең шигырь һәм хикәяләрен җирле матбугатта бастырып чыгарачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев