Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 34 процентка башкарылды - ФОТОЛАР

Бүгенге көндә автокалада 52 ишегалдында ремонт эшләре бара, шуларның 29ында әлегә яктыркычларны яңарталар. Дүрт ишегалдында эшләр тулысынча тәмамланды,

Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 34 процентка башкарылды
Фәгыйм Гыйззәтовның һәр иртәсе ишегалдын тикшереп чыгудан башлана. Ир-ат соңгы ун ел дәвамында үзе яши торган 11/07 йорты буенча җаваплы кеше булып тора.

Быел аларның йорт яны территориясе «Безнең ишегалды» республика программасына кертелде.
– Биредә ремонт фатир хуҗалары белән килешенеп, проект буенча алып барыла. Бүгенге көндә юл эшләре тәмамлануга бара: асфальт җәелде, бордюрлар куелды. Хәзер юлларыбыз киң, машиналар кую урыннары да артты. Яңа эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырдылар, балалар мәйданчыгы ясадылар, – ди Фәгыйм Шәйхуллович.

Ике ел элек әлеге йортка капиталь ремонт та үткәргәннәр. Аның кысаларында бинаның фасадын яңартканнар, түбәсен, җылылык торбаларын, подъезд ишекләрен алыштырганнар. 

– Ләкин подъездга керү юлларын төзекләндерү бернинди проектка да кертелмәде. Өебезгә – 48 ел, 215 фатирда 600 кеше тора. Бу вакыт эчендә юлларның әлеге өлеше бик нык таушалды, яргаланып бетте. Йортны капиталь ремонтлаган вакытта да, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында да аларны төзекләндермиләр. Пандуслар да юк бездә, – дип зарланды Фәгыйм Гыйззәтов. 

Быел Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 119 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. 
– Бүгенге көндә 52 ишегалдында ремонт эшләре бара, шуларның 29ында әлегә яктыркычларны яңарталар.  Дүрт ишегалдында эшләр тулысынча тәмамланды, 19 ишегалдына яңа светодиод яктырткычлар куелды, – диде «Автомобиль юллары» муниципаль автоном предприятиесе директоры Марат Анисимов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека төзелеш фатир йорт