Чаллыда "боцман" татуировкалы ир-атны эзлиләр
Ул моннан дүрт ай элек югалган.
Чаллыда хәбәрсез югалган Абашев Андрей Анатольевичны эзлиләр. Ул 1968 елгы, элек ГЭС бистәсенең 3/53 йортында яшәгән.
2021 елның 25 сентябреннән ир-ат туганнары белән элемтәгә чыкмый һәм хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы ачыкланмаган.
Ир-ат: кыяфәтенә карап 50 яшь бирергә була, буе 170 см, урта гәүдәле, күзләре коңгырт, чәчләре бөдрәләнеп тора, ачык төстә.
Аеруча билгеләре: күзлек киеп йөри, кулында «Боцман» дип язылган татуировкасы бар.
Югалган кеше турында мәгълүмат белүчеләргә телефоннар: 7 927 412 69 99 яисә 02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев