Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда булачак табиблар өчен уку үзәге ачтылар

Чаллының 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен уку үзәге ачтылар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Мондый проектны Чаллыда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр оештыралар. Шәһәр хастаханәсе базасында алтынчы курс студентлары гамәли эшчәнлек белән шөгыльләнәчәкләр. Казан дәүләт медицина университеты проректоры Алексей Шулаев билгеләп үткәнчә, студентларга киләчәк һөнәрләренә максималь рәвештә әзерләнү көтә.

Проектның беренче катнашучылары-җиде студент. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның бишесе Яр Чаллы шәһәреннән. Проект шулай ук белгечләрне максатчан әзерләүне күздә тота, алар белем алганнан соң автокалада эшләячәк. Белем бирүнең теоретик өлешен булачак табиблар югары уку йортының мәгариф Порталы аша дистанцион рәвештә үзләштерәчәкләр.

 

http://maydan.tatar/challyda-bulachak-tabiblar-ochen-uku-uzege-achtylar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев