Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда быел өч меңнән артык эшмәкәрлек субъекты салым исәбенә куелган

Агымдагы ел башыннан Салым инспекциясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында шәһәр ведомствосы җитәкчесе Диана Сәгетдинова сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, 1 октябрьгә Яр Чаллыда инспекциядә 17 303 юридик зат, 13 661 шәхси эшмәкәр һәм ярты миллионнан артык физик зат администрацияләнә.


2020 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча 78 меңнән артык салым декларациясе тапшырылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16%ка күбрәк. Шуларның 66 меңнән артыгы декларация яки 85%ы салым тотып калынган акчаны алу хокукына бәйле рәвештә тапшырылган. 10 меңгә якын салым түләүче 2020 ел өчен күчемле һәм күчемсез милекне сатудан, үз мөлкәтен арендага бирүдән, хезмәт күрсәтүләрдән, бүләк итү килешүләреннән алынган табышларны чагылдырган салым декларацияләрен тапшырган. 2020 елның шул ук чорына карата үсеш 1,3% тәшкил иткән. 2021 елда салым түләүчеләр тарафыннан декларацияләнгән керемнең гомуми күләме 11 млрд сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон бакча салым өй акча