Шəhри Чаллы

Чаллыда Чик сакчылары көне уздырылачак

28 майда 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узачак.

Чик сакчылары көне – Ватан алдында үз бурычларын үтәгән, аның чикләрен саклаган, төрле вакытларда ил азатлыгы өчен үз гомерләрен корбан иткән кешеләрнең һөнәри көне.

Чараны оештыручылар – «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге, «1 нче Пост» Патриотик тәрбия үзәге, Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: