Чаллыда егетләрне армиягә җибәрә башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда егетләрне армиягә җибәрә башладылар

Чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Чаллыда, язгы хәрби чакырылыш кысаларында, беренче төркем егетләрне армиягә озаттылар.  20 шәһәрдәшебез Кара диңгез флоты, Йошкар-Оладагы 14нче ракета дивизиясе һәм Президент полкында хезмәт итәчәк, дип хәбәр итә https://chelny-izvest.ru сайты. Чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә шәһәрдән барлыгы 300дән артык егет ил сагына китәчәк. Россия буенча армиягә 134 меңнән артык кеше алыначак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев