Чаллыда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

"Энергетик" мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы - 2022» конкурсына йомгак ясалды. Җиде номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.

«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә Ольга Побужанская җиңү яулады, «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә Ирина Сәлахова һәм Дилбәр Гыймазетдинова җиңүче булдылар.
"Хатын-кыз - галим" номинациясендә Ирина Фролова җиңде, "Хатын-кыз - лидер" исемен Динара Динушова алды. "Өченче буын герое" исемен Людмила Гадалина алды. «Хатын-кыз - ел үрнәге» номинациясендә Юлия Рыбакованы иң яхшы дип таныдылар. "Ир-ат - игелекле йөрәк" номинациясендә Андрей Челноков җиңү яулады. 
Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең республика этабында катнашачак, ярышларда җиңүчеләр дә шунда сайлап алыначак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев