Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда элеккеге ПАТП оешмасы мәйданында йортлар төзи башлыйлар

“Йортларга килгәндә, алар «Комфорт+» класслы булачак. Ягъни биредә яшәүчеләр күп кенә уңайлыклардан файдалана алачак”, - ди төзүчеләр.

Чаллының элеккеге ПАТП оешмасы мәйданында яңа йортлар төзиячәкләр. Урында өч 18 катлы башнялар сафка басачак. Төзүче оешма белдерүенчә, биредә 4нче йортка да урын бар. Хәзер әлеге мәсьәләне яхшылап өйрәнәләр. 

“Йортларга килгәндә, алар «Комфорт+» класслы булачак. Ягъни биредә яшәүчеләр күп кенә уңайлыклардан файдалана алачак”, - ди төзүчеләр. Башняларның беренче катларын бер-берсенә тоташкан галерея берләштерәчәк.  Моннан тыш, торак объектларның ишегалларын «двор без машин» концепсиясенә нигезләнеп эшләргә уйлыйлар. Ягъни территориягә машиналар белән кереп булмаячак. 

Мәгълүм булганча, яңа торак комплексы мәйданында элек ПАТП оешмасы автобуслары торды. Төзүчеләр каршында әлеге территорияне яшелләндерү бурычы да тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека төзелеш фатир йорт