Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63%ка кимеде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63%ка кимеде

Татарстан Республикасы буенча әлеге күрсәткеч 1,06%ны тәшкил итә. Бу турыда "Работа России" кадрлар үзәге директоры Жанна Хайрова хәбәр итте.

Мәшгульлек үзәге базасында барысы 7815 вакансия бар. Үзәктә эшсез гражданнарның саны  – 1764 кеше. Ел башыннан башлап 2965 кеше үзәк аша эш тапкакан, шул исәптән май аенда – 454, июньдә – 40 кеше эшкә урнашкан.  
Кадрлар үзәгенә 5388 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Сүз уңында, «Работа в России» порталында 1030 эш бирүче регистрация үткән. 

 

Фото: thebklawoffice.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эшсезлек

Нет комментариев