Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының кайсы комплексларында кайнар су юк?

Чаллының Яңа шәһәр өлешендә җылылык челтәрләрен гидравлик сынауларның 1 этабы тәмамланды: бүгенге көндә барлык торак фонд кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган.

Шулай ук шәһәрнең көньяк-көнбатыш районында гидравлик сынауларның 1 этабы ахырына якынлаша. Исегезгә төшерәбез, ул 24 майда старт алды, Зяб һәм Мәләкәс аръягы поселокларындагы объектларда кайнар су сүндерелде. Җылылык энергетикларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, сүндерелгәннән соң бер көн узгач ук, күп кенә йортларда кайнар су барлыкка килде. 26 майда микрорайонның барлык объектларына да кайнар су җибәрелде.

Шулай ук 26 майда Зяб поселогы объектларына кайнар су җибәрү башланды. Йортларның 90 проценттан артыгы су белән тәэмин ителгән инде. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре кайнар суны кыска вакыт эчендә бирергә телиләр. Төзексезлекләрне бетерү буенча эшләр ял көннәрендә дә дәвам итәчәк.

Опрессовканың әлеге этабы вакытында челтәрләрдә 10 төзексезлек ачыкланган. Аларның яртысы инде бетерелгән. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Чаллыда челтәрләрнең гомуми тузуы 51% тәшкил итә. Нәтиҗәдә, зыяннар санының ел саен артуы күзәтелә, бу исә халыкның уңайлы яшәү шартларында һәм шәһәр кулланучыларын җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгында чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев