Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике автомобиль, балаларны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, авария урыныннан качып киткән «Лексус» шоферын соңрак полицейскийлар эзләп тапкан.

Чаллыда ике автомобиль, балаларны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ике юл һәлакәте дә бер үк көнне булган. 6 октябрьдә Шамил Усманов урамындагы 8нче йорт ишегалдында «Кио Рио» автомобилен идарә итүче 30 яшьлек ир-ат 10 яшьлек кызны бәрдергән. Автоинспекция мәгълүматлары буенча, шофер машинасын авария булган урыннан читкәрәк күчергән, өстәвенә аның иминият полисы да булмаган. Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Шул ук көнне кичен «Лексус» автомобилен идарә итүче 68 яшьлек ир-ат, Яшьлек проспекты буйлап Сөембикә проспектына таба барганда, светофор булмаган җәяүлеләр кичүендә 12 яшьлек малайга юл бирмәгән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, авария урыныннан качып киткән «Лексус» шоферын соңрак полицейскийлар эзләп тапкан.

Шаһитлар әйтүенчә, шофер малайны машинага утырткан һәм хастаханәгә алып барырга вәгъдә иткән. Әмма аны, хастаханәгә илтәсе урынга, өенә алып кайтып, әнисенә тапшырган, әни кеше «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Төрле тән җәрәхәтләре алган малайны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173027/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев