Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инвалидлар декадасы кысаларында чаралар узачак

3 декабрьдә шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында пауэрлифтинг буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге оештырылачак.

6 декабрь көнне Яр Чаллы спорт комплексында традицион шәһәр «Инвалидлар Спартакиадасы-2018» үтәчәк. Спартакиада кысаларында өстәл теннисы, шахмат, шашка, армспорт, дартс, бочча буенча ярышлар планлаштырылган. Программаның һәр төрендә җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәкләр. 7 декабрьдә биредә коляскаларда баскетбол буенча шәһәр турниры узачак. Ярышларда Ижевск, Дмитровград, Казан һәм Чаллы командалары катнашачак. Хоккей сөючеләр өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне Боз сараенда Идел буе федераль округы беренчелеге уеннарын карарга чакыру оештырылган.

5 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Без - бергә!» концерт программасы узачак.  Ул «Россия өчен «Халык фронты»  Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырыла. Шул ук көнне 13:00 сәгатьтә хәйрия күргәзмә-ярминкәсе узачак, анда теләге булган һәркем физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәмгә гомуми игелекле эшкә өлеш кертә алачак. Әлеге күргәзмә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы бүлекчәсе үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән үрелеп барачак.

 2011 елдан Яр Чаллыда «Уңайлы мохит» дәүләт программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы шартлар 70 учреждениедә булдырылган: 10 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 5 социаль өлкәдә, 20 дәвалау-профилактика учреждениесендә, 3 мәдәният учреждениесендә, 29 белем бирү учреждениесендә, балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда, сәүдә-технология институтында, шәһәр мәшгульлек үзәгендә. Җирле бюджет хисабына коляскада йөрүче инвалидлар яши торган 525 торак йортның 525 подъезды пандуслар белән җиһазландырылган, Европа стандартларына туры килә торган 345 кичү юлы төзекләндерелгән һәм төзелгән, 1010 җәяүлеләр өчен җир өсте юлы булдырылган. 30, 39, 41нче яңа мәктәпләр физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә файдалану өчен уңайлы булган лифт, бәдрәф бүлмәләре, яктылык һәм тавыш хәбәр итү язмасы белән җиһазландырылган. Шулай ук шәһәрдә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре ихтыяҗлары өчен җайлаштырылган 190 түбән идәнле автобус хезмәт күрсәтә.

 

http://nabchelny.ru/news/34532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев