Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек йөртүчеләрне телеграм аша тоткарлыйлар

"Исерек йөртүчеләр катнашындагы аварияләр саны 50 %ка кимүдә әлеге Телеграм каналның да роле зур", - ди Чаллының баш автоинспекторы.

Чаллыда исерек килеш руль артына утыручыларны Телеграм канал аша тоткарлый башладылар. Бу максаттан махсус “ПВНЧ” (Пьяные водители Набережных Челнов) дип аталган төркем булдырылды. Аны юл иминлегенә битараф булмаган 900 дән артык граждан, шул исәптән ЮХИДИ инспекторлары да күзәтеп тора.

- Исерек йөртүчеләр катнашындагы аварияләр саны 50 %ка кимүдә әлеге Телеграм каналның да роле зур. Халыкның бу мәсьәләгә аңлы рәвештә каравы сөендерә. Мисал өчен, күптән түгел шәһәрдәге бер автомойкадан хәбәр килә. Аларга исерек йөртүче машинасын юарга керә.  Инспекторлар тиз арада урынга килеп,  хокук бозучыны тоткарлый. Шул рәвешле уяу гражданнар ярдәме белән юл һәлакәте булмый кала дип әйтергә була, - ди Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди