Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җитештерелүче кәшәкәләргә ихтыяҗ арткан

"Узган ел 293 млн сум керем алсак, агымдагы ел ахырына бу сумма 411 млн сумга кадәр җитәр дип өметләнәбез", - ди предприятие җитәкчелеге.

Чаллыда эшләп килүче «Заряд» фабрикасы җитештерү күләмен арттыра. Бүгенге көндә биредә елына 100 мең кәшәкә чыгарсалар, якын киләчәктә бу санны 400 меңгә җиткеререгә исәп тоталар. Бу хакта предприятиенең генераль директоры Артур Константинов хәбәр итте. 

- Соңгы арада продукциябезгә ихтыяҗ артты. Болай барса ел ахырына максатларыбызга ирешәчәкбез. Узган ел 293 млн сум керем алсак, агымдагы ел ахырына 411 млн эшләү бурычын куйдык. Баштарак без әлеге күрсәткечләргә 2025 елга гына ирешербез дигән идек, илебезгә карата кертелгән санкцияләр бу планны тиз арада тормышка ашырырга этәргеч бирде - ди җитәкче. 

Мәгълүм булганча, «Заряд» фабрикасын 2016 елда хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов үзенең дусты һәм партнеры Иван Савин белән берлектә ачып җибәрде. 2019 елда бизнесларының 50 процентын «Росатом» корпорациясенә кергән Umatex компаниясе сатып алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы