Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кече шәһәрләр театры фестивале 3 мәйданчыкта үтәчәк. Бүген беренче тамаша (+афиша)

Шәһәрдәшләребез һәм шәһәребез кунаклары XVIII кече шәһәрләр театры фестивале кысаларында үткәрелә торган 16 спектакль карый алачак. Тамашалар бүген башлана һәм 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Спектакльләрне “Мастеровые” рус драма театры, татар дәүләт драма театры һәм “КАМАЗ” мәдәният йорты биналарында карап булачак.  
Әлеге чара шәһәребездә РФнең Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылып килә. Чаллыга Башкортстаннан, Удмуртиядән, Пермь һәм Красноярск крайларыннан, Ленинград, Псков, Свердловск, Кемерово, Самара, Ростов, Иркутск, шулай ук Липецк өлкәләреннән иҗат коллективлары килүе көтелә. Жюри составында халык артисткасы Ольга Остроумовадан тыш, әйдәп баручы театраль критиклар булачак. Төрле төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары исә “Олы формада булган иң яхшы спектакль” һәм “Кече формада булган иң яхшы спектакль” гран-прие өчен, шулай ук “Иң яхшы ир-ат роле”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Өмет” (“Надежда”) призы өчен көч сынашачак. Гран-при алган коллективлар үзләренең спектакьләре белән Мәскәүдә чыгыш ясарга мөмкинлек алачак.  
Сүз уңаеннан, бүген сәгать 14.30да “Золото” тамашасы белән Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында Кемерово өлкәсеннән килгән театр коллективы чыгыш ясыячак. Сәгать кичке 7дә исә “Мастеровые” рус драма театры бинасында Красноярск краеннан килгән кунаклар тамаша күрсәтәчәк.
Кече шәһәрләр театры фестивале кысаларында тагын нинди спектакльләр уза? Анысы түбәндәге программада бирелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният