Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коронавирус белән авыручыларга койка-урыннарны арттыралар

Бүгенге көндә Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны – 2 819. Медицина күзәтүе астында – 102 кеше, күзәтү астыннан 8 670 кеше алынган. Барысы бергә 1 722 кеше авырудан терелгән инде.

Хәзерге вакытта шәһәрдә резерв койкалар урнаштыру белән шөгыльләнәләр.  
– 26 июньнән башлап, Чаллының 5нче хастаханәсендә ОРВИның, коронавирус инфекциясенең һәм пневмониянең катлаулы формасы белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус урыннар булдырылды, – дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Шулай ук Чаллыда СОVID-19дан вакцина ясату дәвам итә. Бүгенгә беренче компонент белән 63 053, икенчесе белән – 46 607 кеше прививка ясаткан.  
– Соңгы атна эчендә генә 7 000нән артык шәһәрдәшебез коронавирустан прививка ясатты. Процесс автивлаша. Бу, әлбәттә, сөендерә. Без тагын бер тапкыр бөтен кешегә дә прививка ясатырга чакырабыз. Бу гына пандемияне туктатырга сәләтле. Дәваханәләрдә кешеләр саны артса, без һәрвакыт махсус өстәмә кабинетлар булдырырга әзер, – диде Александр Николаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус