Чаллыда коточкыч юл һәлакәте - колледж студентлары бәрелә - ВИДЕО
Бүген Чаллының сәнәгать зонасында (двигательләр заводы каршында) коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Лада автомобиле зур йөк машинасына килеп бәрелде. Җиңел машинаның алгы өлешеннән бернәрсә дә калмаган диярлек.
Лада автомобилендә Виктор Поташев исемендәге техник көллият студентлары булган. Алар диплом алырга барган. Яшьләрне шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травматология бүлегенә урнаштырганнар.
— Икесе авыр хәлдә, икесе урта дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең берсе госпитализациядән баш тартты. Пациентларга кирәкле ярдәм күрсәтелә, — дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.
Әлеге хәлне тиешле органнар тикшерә.
Фото: Чаллы-ТВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев