Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күп балалы гаиләгә суыткыч бүләк иттеләр

Сергей һәм Елена Тимониннар гаиләсе 13 бала тәрбияләп үстерә. Аларга бүген суыткыч бүләк иттеләр.

Чаллының Мәләкәс аръягында яшәүче бер гаиләсенә мондый бүләкне Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Раштуа алдыннан тапшырды.
Раштуа бүләген чаллылыларга мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ирина Скрябина алып килде.
Сергей белән Елена бергә 27 ел гомер итәләр. Бу вакыт эчендә гаиләдә сигез малай һәм биш кыз туган. Гаилә башлыгы күп еллар "КАМАЗ" заводында эшләгән, хәзер ЖЭКта хезмәт куя. 
Елена исә өйдә уңайлы һәм җылы мохит тудыра, өйдәгеләрне камыр ризыклары белән иркәләргә ярата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә