Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күп катлы йорт подъездында янгын чыккан

Подъезддан ике хатын-кызны кешеләрне коткарырга ярдәм итә торган махсус битлек кидереп алып чыкканнар. Алар зыян күрмәгән.

Чаллының Мәскәү проспектындагы 130в йортында янгын чыккан. Бу турыда кичә 19.49 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына хәбәр иткәннәр.

Пожар ун катлы йортның дүртенче катында тамбурдагы электр счетчигыннан чыга. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр итәләр.

Подъезддан ике хатын-кызны кешеләрне коткарырга ярдәм итә торган махсус битлек кидереп алып чыкканнар. Алар зыян күрмәгән.

Янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару