Чаллыда күпкатлы йортка ут капкан - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күпкатлы йортка ут капкан - ВИДЕО

Коткаручылар белдерүенчә, объектның беренче катында йортны җылыту материалларына ут капкан.

Чаллыда төзелеп килүче күпкатлы йортта янгын чыккан. Вакыйга “Талан” торак комплексы мәйданында була.  Бу хакта коткаручыларга көндезге бердә хәбәр итәләр. Алар тиз арада урынга килеп җитәләр һәм янгынны сүндерәләр. 
Коткаручылар белдерүенчә, объектның беренче катында йортны җылыту материалына ут капкан була. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Социаль челтәрләрдә әлеге вакыйганы чагылдырган видео да урнаштырылды. Аны моннан карый аласыз.

 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев