Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күп катлы йортта янгын чыкты

Янгында 18 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз зыян күрде.

Чаллының Мәскәү проспектындагы күп катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иртәнге уннар тирәсендә янгын сагы буенча 101 номерына килгән.

Торак йортның сигезенче катында сигез квадрат метр мәйданда әйберләргә һәм йорт җиһазларына ут капкан. Берничә минуттан янгын урынына янгын сүндерүчеләр килгән һәм утны сүндергән.

Янгында 18 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз зыян күргән. Госпожнадзор хезмәткәрләре янгынның сәбәпләрен ачыклый дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев