Чаллыда кунакханәне 110 миллион сумга сатмакчылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кунакханәне 110 миллион сумга сатмакчылар

Эшмәкәр әйтүенчә, бу бинаны сатып алып,  табышка эшләргә була.

Чаллыда «Швецария йорты»н сатуга куйганнар. 3 номерлы кунакханәнең бәясе 110 млн сум ди.

Белдерүләр серивысыннан күренгәнчә, объект яңа шәһәрнең 9нчы бистәсендә урнашкан. Территориясендә ландшафт дизайны үткәрелгән, ике гараж, 20-25 машина кую урыны бар. Кунакханәдә Спа һәм барбекю зоналары, офис биналары, конференц-зал, шулай ук кейтеринг һәм азык-төлекне илтеп бирүне оештыру өчен җитештерү мәйданнары да бар. Эшмәкәр әйтүенчә, бу бинаны сатып алып, табышка эшләргә була.

Бинаны сатуның сәбәбе – хуҗасы башка шәһәргә күчәргә тели икән.

Фото: 101hotels.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ипотека төзелеш фатир йорт

Нет комментариев