Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Лучики" барлыкка килде

Автошәһәрдә 131нче санлы "Лучики" балалар бакчасы ачылды. Чара ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашкан иделәр.

«Лучики» - гади генә учреждение түгел, ул тәрбияләнүчеләрне үстерүнең танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне өстенлекле тормышка ашыра торган гомумүстерү төрендәге балалар бакчасы. Биредә 12 төркем (ясле яшьтәге балалар өчен 3 яшькә кадәрге 6 төркем һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен шулай ук 6 төркем эшли), музыка залы, спорт залы, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинетлары, төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы булдырылган.

Бина бер ел эчендә "Евростиль" ҖЧҖ компаниясе тарафыннан төзелгән. Төркемнәрне комплектлаганда өстенлек җирле продукция белән тәэмин итүчеләргә бирелде. Яңа бинаның бәясе 250 млн сумнан артык булды, төзелешкә федераль, республика ярдәме, шәһәр бюджетыннан кертемнәр нәтиҗәсендә ирешелде.

Республика Президенты сабыйларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ассызыклаганча исә, Яшьлек микрорайонында озак көтелгән һәм кирәкле балалар бакчасы төзелде, чөнки бу районда нигездә табибларның, укытучыларның, КАМАЗ хезмәткәрләренең яшь гаиләләре яши.

Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сүзләренә караганда, Яшьлек торак районында балалар бакчасы бик кирәк, чөнки яңа микрорайонда балалар аеруча да күп. Микрорайон үсә, байый һәм мондый мәгариф учреждениеләре бик кирәк санала.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы