Яңалыклар тасмасы

Чаллыда манипулятор йөртүчесен ток суга, ул урында ук вафат була

Чаллыда ток сугып манипулятор шоферының гомере өзелә.

Эш барышында манипулятор югары вольтлы проводларга тиеп китә. Нәтиҗәдә ир-ат шунда ук вафат булган, дип хәбәр итәләр ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә:

«Әлеге фаҗигале хәл буенча тикшерү оештырылды, аның барышын һәм нәтиҗәләрен шәһәр прокуратурасы тикшереп тора».

Һәлак булучы ир-атка 34 яшь. Әтисенең сүзләренә караганда, ул бик яхшы күңелле, ярдәмчел кеше булган. Фаҗига булган көнне дә дустына булышкан.

- Аңа югары вольтлы ток килеп сугуга, улымның киеме янып китә. Янында булган дусты исә куркып кына кала. Артык зыян күрми, - дип сөйләгән "Чаллы-ТВ" журналистларына вафат булучының әтисе.   
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев