Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда маршрут автобусы берьюлы ике баланы бәрдерде

Шаһитлар сүзләренә караганда, автобус йөртүче светофорның кызыл утына хәрәкәт иткән.

Узган якшәмбедә Чаллының Фоменко урамындагы җәяүлеләр кичүендә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 17:20 минутта «Форд Транзит» микроавтобучын йөртүче 55 яшьлек ир-ат ике кечкенә кыз баланы бәрдерде. Аларның берсенә – 8, икенчесенә – 6 яшь. Тәннәре сыдырылган һәм имгәнгән балалаларны тиз арада хастаханәгә озаталар. 

Шаһитлар сүзләренә караганда, автобус йөртүче светофорның кызыл утына хәрәкәт иткән.  Моның хаклыгын административ тикшерү барышында ачыклаячаклар. 

Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябрендә Фоменко-Гостев проспектлары киселешендәге җәяүлеләр кичүендә моңа охшаш юл һәлакәте теркәлгән иде. Ул чакта биредә 9 яшьлек бала зыян күрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев