Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәләкәс аръягындагы, Әҗмәкәй авыл җирлегенә юлларны һәм аварияле юл чатларын яңадан төзиячәкләр

2022 елда Чаллыдагы юлларны ремонтлауга һәм төзүгә 2,3 млрд сум кертәчәкләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте.

Халык дуслыгы проспектыннан башлап, Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр юл участокларын ремонтлыйлар. Бер үк вакытта Сөембикә проспекты белән киселештә боҗра киселешен дә төзиячәкләр. Быел шулай ук Шамил Усманов урамының соңгы участогын яңартачаклар - Халыклар дуслыгыннан алып Академик Королевка урамына кадәр булачак  ул.
Мәләкәс аръягындагы Авангард урамын дәвам итү планлаштырыла. Юл Казан проспектына параллель рәвештә уза. Гостев урамын күпер төзелеше белән реконструкцияләүне дәвам итәчәкләр.
2022 елда Хайер урамын реконструкцияләүнең беренче этабына керешәчәкләр. Икенче этапта аны Тукай районында дәвам итәчәкләр. Бу эшләр шәһәр инициативасы һәм Татарстан Транспорт министрлыгы ярдәмендә алып барылачак, дип ачыклык кертте Фәрид Сәлахов.

Моннан тыш, социаль әһәмияткә ия объектларга керү юлларын ремонтлау һәм квартал эчендәге машина юлларын, тротуарларны ремонтлау планлаштырылган. Шудай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча 81 шәһәр ишегалдында юл полотносын яңартачаклар (финанслау күләме 1 млрд сум тирәсе).

Быел Чаллы төзелеш һәм ремонт белән бәйле 20 федераль һәм республика программасына кертелде. Кертемнең гомуми күләме 10 млрд.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт