Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мөселманнар өчен уку бинасы төзелде - ФОТОЛАР

«Тик әлегә укыту бинасын җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Шкафлар, китап киштәләре, парталар алырга ярдәм итүчеләр булса без бик рәхмәтле булыр идек», – ди «Нур Ихлас» мәчете хисапчысы Әнисә Таҗиева.

Чаллының «Нур Ихлас» мәчете мәйданында 2 катлы уку бинасы төзелде. Анда теләгән һәркем ислам нигезләре буенча лекцияләр тыңлый алачак. Шулай ук Коръән уку, 5 вакыт намазга өйрәнү буенча да дәресләр үткәреләчәк.

«Моңа кадәр дәресләр мәчетнең намаз залларында үтә иде. Аллаһка шөкер, 2 ел дигәндә хәйриячеләр көче белән шундый кирәкле уку бинасына ия булдык. Биредә берьюлы аерым катларда ир-артлар да, хатын-кызлар да белем өсти ала. Тик әлегә җиһазлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсен хәл итәсе бар. Шкафлар, киштәләр, парталар алырга ярдәм итүчеләр булса без бик рәхмәтле булыр идек», – ди «Нур Ихлас» мәчете хисапчысы Әнисә Таҗиева.

Укыту бинасын тулысынча яз айларына ачарга исәп тоталар. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр 7 (8552) 56-85-58 тф номеры аша мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев