Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда самокатта йөрүче баланы машина таптаган

Авария мизгеле төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.

Чаллы шәһәренең Раскольников урамында 48В йорты каршында кичә кич Mazda автомобиле 10 яшьлек малайны бәрдергән.

28 яшьлек ир-ат идарә итә торган автомобиль Беляев проспектыннан Халыклар дуслыгы проспекты ягына хәрәкәт иткән, ә малай самокатта җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыккан.

Социаль челтәрләрдә машинаның малайны бәрдергән вакыты төшерелгән видео чыкты. Анда малай юл кырыенда тора, аннары самокатта кинәт юлга чыга.

Шаһитлар "авариядә баланың аяк табаны өзелгән" дип сөйли. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә бу мәгълүматның дөрес булмавын әйттеләр. Малайның аяк балтыры сынган, аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Малайның хәле авыр дип бәяләнә.

«Агымдагы елның беренче ярты еллыгында балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер бала үлгән, 65 бала төрле дәрәҗәдә имгәнгән. 30 очракта бала җәяүле, шул исәптә самокатта, ә ун очракта велосипедта булган, дип ачыклык керттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига