Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда санкцияләнмәгән сәүдәне туктату буенча эш дәвам итә

Август башыннан алып шәһәрдә Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе һәм полиция хезмәткәрләреннән өч уртак төркем эшли.

Бер атна эчендә урам сәүдәсен оештыруны бозу маддәсе буенча 14 беркетмә төзелде.
Тикшерүләр көндез дә, төнлә дә алып барыла. Инде хәзер үк Үзәк һәм Автозавод районында беренче автомобиль юлы буенча җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясен законсыз сату күзәтелми.
Чаллылылар карбызлар һәм кавыннар белән фуралардан сатуга шаһит булган очракта, бу хакта «Халык контроле»нә хәбәр киңәш ителә, чөнки намуссыз «эшмәкәрләр» үз продукциясенең сыйфаты өчен сатып алучылар алдында бернинди җаваплылык тотмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә