Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шикәр диабеты белән авыручылар арта бара

Шикәр авыруы-безнең шәһәрдә генә түгел, бөтен дөньяда үсешкә тенденция алган авыру

2015 елга дөньяда 415 млн шикәр диабеты белән авыручы теркәлгән. Галимнәр мәгълүматларына караганда, Россиядә 8 миллионга якын россияле бу чирдән җәфа чигә. Безнең шәһәрдә хәзер диабет белән авыручылар регистры мәгълүматлары буенча, 16 700 кеше теркәлгән. Шикәр чире белән авуручы 140 бала исәпкә алынган. Матбугат конференциясендә Яр Чаллының  штаттан тыш баш эндокринологы Гүзәл Исхакова шундый мәгълүматлар китерде.

Спикер сүзләренчә, шикәр диабетының төп сәбәпләре –гиподинамия, дөрес тукланмау, начар экология. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, артык тән авырлыгы шикәр диабеты чыганагы буларак беренче урында тора. Бу авыруга гипертониядән интегүчеләр, зур массалы бала табучы хатын-кызлар (4 килограммнан артык авырлыктагы) ия булырга мөмкин. Кечкенә авырлык белән туучы балалар да әлеге хастага бирешүчән була.Белгеч әйтүенчә, шикәр авыруы нигездә гражданнар диспансеризация узганда  ачыклана. Күпләр моңа кадәр үзләрендә бу авыру барлыгы турында белми дә. Шикәр чире белән авырганлыкларын белә торып та, белгечләргә мөрәҗәгать итмәүче чаллылылар юк түгел. Гүзәл Исхакова билгеләп үткәнчә, йөкле хатын-кызлар 27-28 атна эчендә шикәр анализын тапшырырга тиеш. Бу әлеге авыруны алдан ачыкларга һәм кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Шәһәрнең баш штаттан тыш эндокринологы сүзләренә караганда, дөрес туклану һәм хәрәкәт активлыгына игътибар итәргә кирәк. Көнгә 30ар минутны физик күнегүләр ясауга юнәлтергә кирәк, йокларга өч сәгать кала тукланмау киңәш ителә. Табиб диеталар белән дә мавыкмаска куша. 

 

http://nabchelny.ru/news/34492

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X