Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда скандинавча йөрү буенча мастер-класс үтте

Яр Чаллы шәһәренең Гренада паркында скандинавча йөрү буенча бушлай мастер-класс үткәрелде.

Чара олы яшьтәге кешеләр өчен “Җиңел адымнар белән сәламәтлеккә” дип исемләнгән махсус проект кысаларында уздырылды. Әлеге техникага өйрәнергә дип, бу көнне 40тан артык шәһәрдәшебез килде. Скандинавча йөрү буенча мастер-классны сертификацияләнгән тренер алып барды.
Мастер-классны оештыручылар – “Россия пенсионерлары союзы” иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге. “Җиңел адымнар белән сәламәтлеккә” дип исемләнгән махсус проект “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге башлангычы белән оештырылды. 
Мастер-класска җыелучыларны Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сәламләделәр.   

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт