Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табиблар санын арттырдылар

Хастаханәнең йөкләнешенә карап, табиб-шәфкать туташлары бригадаларының саны артачак

Ел дәвамында Яр Чаллы медицина оешмаларына 40 яңа табиб эшкә урнашты. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы хастаханәләрендә Covid-19 белән пациентларга ярдәм күрсәтү өчен 11 табиб һәм 21 шәфкать туташлары бригадасы формалаштырылган. "Хастаханәнең йөкләнешенә карап, табиб-шәфкать туташлары бригадаларының саны артачак", - диде ул.

Александр Николаев билгеләп үткәнчә, Чаллы хастаханәләрендә яңа коронавирус  булган пациентларга ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле медицина җиһазлары да бар.

"Шактый күп җиһазлар алынды. Гомумән алганда 52 ИВЛ-аппарат, 194 монитор, 196 шприц насосы, биш УЗИ аппараты, өч күчмә рентген-аппарат», – дип ассызыклады спикер.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 855 очрагы теркәлгән. 705 кеше терелгән, 18 кеше үлгән. 51 пациент өйдә дәвалана,биш кеше ИВЛ-аппаратларда.

Чыганак: Яр Чаллы шәһәре сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев