Чаллыда Тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә

Чаллы Комсомол районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. Габдулла Тукай яр буенда "Дуслыкта безнең көч" дигән чара узды. Бәйрәм кунакларына үз номерларын "Энергетик" мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары тәкъдим итте. Чараны алып баручы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Татарстан Республикасының халык мирасы турында сөйләде.

Район халкына сәламләү сүзе белән шәһәр советы депутаты Таһир Сөнгатуллин мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук халык белән аралашты, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чаралар

Нет комментариев