Чаллыда трамвайга ут кабу факты буенча тикшерү эше башланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда трамвайга ут кабу факты буенча тикшерү эше башланды

Белгечләр гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак һәм транспорт чарасында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк.

Яр Чаллы прокуратурасы, кичә шәһәрнең «Студенческая» тукталышында трамвайга ут кабу факты буенча, тикшерү эше башлады. Белгечләр гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак һәм транспорт чарасында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк.

Мәгълүм булганча, трамвай ДЕПОга юл тоткан була. Тукталышта транспорт чарасы, әлегә билгесез сәбәпләр буенча, яна башлый. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны юк итә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый.

«Электротранспорт» хезмәткәрләре белдерүенчә, бу шәһәр трамвае тарихында шундый беренче очрак.

адәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе фотолары)

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев