Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тугыз көчек үтергән ир-ат мәчесе өчен үч алуын әйтте

Ир-ат сүзләренчә, ул этләрне аның мәчесен имгәткән өчен үтергән. Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллыдагы "Заря" бакчачылык ширкәтендә көчекләрне рәхимсез үтерүнең мотивлары билгеле булды.
Җинаять кылуда шикләнелү шул ук бакча территориясендә яшәүче 42 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул көчекләрне үтерүдә гаебен таныган. Ир-ат сүзләренчә, ул этләрне аның мәчесен имгәткән өчен үтергән. 
РФ Җинаять кодексының 245 маддәсе 2 нче бүлеге тарафыннан каралган (Хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә) җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча максималь җәза - биш ел иректән мәхрүм итү.  

 

Исегезгә төшерәбез, тугыз көчекнең гәүдәләре 11 гыйнварда "Заря" бакчачылык ширкатендә табылган иде.

Бу турыда тулырак укырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы